В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчаларын саклап калырга теләп, ханым 30 меңнән артык акчасын югалта.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Казанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз банк картасында акчаларны саклап калу нияте белән, җинаятьчеләргә 30 мең сумнан артык акча күчергән.
“Горки” полиция бүлегенә Идел буе районында яшәүче ханым, билгесез кешенең алдау юлы белән үзенә караган банк карталарыннан акча урлавы хакындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул, кич белән аңа билгесез кешенең шалтыратып, үзен банк хезмәткәре буларак тәкъдим иткәч, картадан акча күчерелүе хакында хәбәр итте, дип сөйли. Шул ук вакытта ул ханымны саклаудагы акчаларын саклап калу өчен аларны башка счетка күчерергә кирәк, дип ышандырган. Шикләнмичә, һәм җыелган акчаларын саклап калырга теләп, зыян күрүче берничә картасыннан 30 мең сумнан артык акчасын ялганчының счетына күчерә. Соңрак, банкның ялган хезмәткәре элемтәгә чыкмый башлагач, ул алданганын аңлый.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан, җинаять составы билгеләре буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст. 2 өлешендә каралган “Мошенниклык” җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казан полициясе уяу булырга һәм беркемгә дә картаның ПИН-кодын һәм реквизитларын: гамәлдә булу вакыты, CVV куркынычсызлык кодын, бер тапкыр кулланыла торган серсүзләрне хәбәр итмәскә кирәклеге турында искә төшерә. Хәтта шалтыратучы үзен банк хезмәткәре буларак тәкъдим итсә дә. Банк белән картаның арткы ягында күрсәтелгән түләүсез кайнар линия телефоны буенча гына элемтәгә керегез.