Шалтыраткан мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклыгы корбаны булган.
7 нче июльдә кызга банктан шалтыраталар. Таныш булмаган хатын-кыз гариза бирүченең картасыннан законсыз рәвештә акча алу омтылышы булуын һәм аңа тиз арада онлайн-банкның шәхси кабинетында пароль алыштырырга кирәклеген әйтә. Шуннан соң зыян күрүчедән аның банк картасы номерын ала, алга таба аңа гамәлләрне раслау өчен кодлар белән СМС-хәбәрләр килә башлый.
Шулай ук кызның башка банк картасыннан файдалануын белгәч, билгесез кыз икенче финанс учреждениесенең ялган хезмәткәре белән тоташтыра. Сөйләшү ир-ат белән дәвам итә, ул үз банкларында кызның акчаларының иминиятләнмәгәнен аңлата. Ул аны акчаларны куркынычсызландырырга кирәк дип ышандыра. Аннары кыз таныш булмаган ирнең инструкциясе буенча «иминиятләштерүче» счетына берничә тапкыр зур күләмдә акча күчерә. Ул барлыгы 291 мең сум тирәсе акча җибәрә. Шуннан соң гына зыян күрүче чын банк хезмәткәрләре белән сөйләшүенә шикләнә. Кыз таныш булмаган кешеләрдән эшчәнлекләре турында сораша башлый, тегеләре аның белән дорфа итеп аралаша башлый һәм ул, сөйләшүне өзеп, полициягә мөрәҗәгать итәргә була.
«Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.