В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр аны, түләгәндә хата җибәрелде дигән сылтау белән, ике тапкыр акча күчерергә мәҗбүр иткән
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче 22 яшьлек кыз мессенджерларның берсендә үзен арендага бирүче дип таныштырган явыз ниятле затка 44 мең сум акча күчергән. Җинаятьче зыян күрүчене, түләгәндә хата җибәрелде дигән сылтау белән, ике тапкыр акча күчерергә мәҗбүр иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда яшәүче кыз мессенджерларның берсендә торакны арендага бирү турында белдерү тапкан һәм арендага бирүче белән элемтәгә кергән. Язышу барышында явыз ниятле затлар түләү өчен сылтама җибәргәннәр, шуннан соң зыян күрүче 22 мең сум акча күчергән. Күпмедер вакыттан соң арендага бирүче операцияне кабатлауны сораган, алдагы түләүнең үтмәгәнлеген аңлаткан. Кыз тагы 22 мең сум күчергән. Аңа өченче тапкыр түләргә кушкач, зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Килеп чыккан очрак нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе гражданнарны уяу булырга өнди. Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә.
Алдарак Казанда 20 яшьлек көллият студентының алдакчылар тозагына эләгүе һәм 2,5 миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм калуы турында хәбәр ителгән иде. Җинаятьчеләр үзләрен куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре дип таныштыра һәм акчаларны махсус счетларга күчерү юлы белән декларацияләргә тәкъдим итә.