Товар сату турындагы белдерүне бер сайтта тапкан
Фото: Денис Гордийко
Бер сайтта хатын-кыз коляска сату турында белдерү таба. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул товар өчен түләү шартлары турында сөйләшә һәм банк картасына 40 мең сумга якын акча күчерә.
Берничә көн дәвамында зыян күрүче заказны көтә, әмма сатучы элемтәгә чыкмый башлый. Нәтиҗәдә, хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда катнашы булган кешеләрне эзләү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.