В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар.
Фото: Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе матбугат хезмәте
Г.Закирова оешманың Казан филиалында 2001 елда китапханәче булып эшли башлый, ә 2010 елда оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеген җитәкли.
Г.Закирова 2018 елда, Мәскәүдә тиешле белем алганнан соң, югары категорияле тифлокомментатор була. Шул вакыттан алып ул республиканың һәм Россиянең башка субъектларының мәдәни киңлегенә тифлокомментарийлар кертү белән шөгыльләнә. Татарстан, Мәскәүдән соң, мәдәният учреждениеләрендә мондый хезмәт күрсәтелгән беренче төбәк булды.
Г.Закирова инклюзив һәм үтемле мәдәни мохит булдыруга, күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне мәдәни кыйммәтләргә якынайтуга, социаль-мәдәни киңлеккә яңа хезмәтләр кертүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китапханә-мәгълүмат хезмәтен күрсәтүнең һәм тормыш эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртуга багышланган төрле проектлар һәм программалар авторы булып тора, дип хәбәр итә ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе матбугат хезмәте.
«Ел китапханәчесе» бөтенроссия конкурсы Россия китапханәләр ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Быел 23 китапханәче һәм 12 студент финалга чыкты. Конкурсантлар «Елның иң яхшы яшь китапханәчесе – 2022», «Киләчәк китапханәсе – яшьләрнең карашы» һәм «Минем сайлау – китапханә!» номинацияләрендә беренчелек өчен көч сынашты. Шулай ук конкурста «Яңа буынның иң яхшы китапханәчесе», «Иң яхшы китапханәче-методист», «Иң яхшы балалар китапханәчесе» һ.б. махсус премияләр дә каралган иде.