Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз аферачылар хәйләләренә эләккән һәм 6 млн сумнан артык югалткан. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа ир-ат шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган, һәм билгесез кешеләр хатын-кыз исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип хәбәр иткән. Акчаны саклап калу сылтавы белән аферачы Казанда яшәүче хатынны аның күрсәтмәләрен үтәргә күндерә. Зыян күрүче 6 млн сумнан артык гомуми суммага берничә кредит рәсмиләштергән һәм аларны чит хисап язмасыларына күчергән.
Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә.
Белгечләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклау һәм шикләнелүчеләрне тоткарлау өчен кирәкле оператив-эзләү чаралары уздыра, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан шәһәрдә 4 меңләп мошенниклык һәм банк хисап язмасыларыннан урлау актлары
теркәлгән. Халыкны алдауның иң популяр ысулы — банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар. Аферачыларны тоту өчен полиция хезмәткәрләре 70 хезмәт командировкасында катнашкан. Шулай ук Казанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 35 курьерны тоткарлаган.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм акчаны билгесез шәхесләргә бирмәскә кирәк.