Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2022, 17:18

Казанда яшәүче бер ханым мошенниклар счетына 2,6 миллион сумнан артык акча күчергән

Аферистлар үзләрен банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Казанда яшәүче 45 яшьлек хатын мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ул «куркынычсыз счетка» 2,6 миллион сумнан артык акча күчергән.

20 нче июльдә зыян күрүченең телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез зат шалтырата. Аферист зыян күрүчегә җинаятьчеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуы, ә җинаятькә банк хезмәткәрләренең катнашы булуы хакында сөйли.

Күпмедер вакыттан соң ханымга башка бер җинаятьче шалтырата һәм хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, аңа алдан тикшерү мәгълүматларын таратырга ярамый, дип хәбәр итә. Шуннан соң аның белән үзен банк хезмәткәре дип таныштырган өченче мошенник элемтәгә керә, ул булган акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә ышандыра. Аферистларның дәлилләренә ышанып, ханым акчаны счеттан ала һәм мошенникларга 2 млн 638 мең сум күчерә.

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. «Азино-2» полиция бүлегендә җинаять эшен ачу һәм тикшерү буенча чаралар үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелү, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар