Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2022, 15:32

Казанда яшәүче бер хатын-кыз мошенникның «куркынычсыз счетына» 1,8 миллион сум акча күчергән

Кызга шалтыраткан билгесез кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләр кармагына 28 яшьлек кыз эләккән.

6 нчы майда зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерүе турында сөйли. Операция тәмамлануга юл куймас өчен, аферист кызга яңа кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны махсус «куркынычсыз счет»ка күчерергә тәкъдим итә. Кыз җинаятьченең барлык күрсәтмәләрен үти – кредит ала, акчаларны салдыра һәм мошенник әйткән счетларга 1 млн 800 мең сум күчерә.

Хәзерге вакытта «Вишневский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче бүлегендә каралган «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар