Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2021, 17:09

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникка 3 млн сум күчергән

Моның өчен ул яңа смартфон сатып алган һәм машинасын залогка куеп кредит рәсмиләштергән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникның корбаны булган. Ул яңа смартфон сатып алган, автомобилен залогка куеп кредит рәсмиләштергән һәм җинаятьчегә, банк счетларына куркыныч яный дип куркып, 3 миллион сум күчергән.

Зыян күрүче 6-нчы декабрь көнне мессенджерларның берсендә банктан хәбәр килүе хакында сөйли. Анда счетны резервлау бара һәм акчалар куркыныч астында дигән хәбәр була. Соңрак аңа үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул башка шәһәрдә билгесез ир-атның аның исеменнән ышаныч кәгазе белән банкка мөрәҗәгать итүе һәм счеттан акча алырга, шулай ук кредит рәсмиләштерергә теләве турында сөйли.

Җинаятьче кызга үз акчаларын ул әйткән «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим итә. Акчаның бер өлешен ул шунда ук күчерә, ләкин башланган эшне төгәлләү өчен ир-ат аны үзенең смартфонына махсус кушымта урнаштыруын сорый. Әмма зыян күрүченең телефоны бу функцияне башкару өчен яраклы булмый, шуңа күрә ул яңаны сатып ала һәм мошенник кушканнарны эшләп, калган акчасын күчерә. Шуннан соң ялган хокук саклау органнары хезмәткәре әлеге факт буенча полициягә гариза язарга кирәклеген әйтә. Ул алданган кызны тиздән барлык акчалар да элекке счетларга кайтачак, дип ышандыра.

Берничә көннән соң мошенник янә шалтырата һәм кызга машинаның ПТСын залог итеп кредит рәсмиләштерергә кирәк, дип белдерә. Зыян күрүче аның күрсәтмәләрен үти һәм алынган акчаларны ул әйткән банк счетына күчерә.

Билгеләнгән көнне ул гариза язу өчен күрсәтелгән урынга килгән, әмма аңа әлеге фамилияле хезмәткәр эшләми, дип хәбәр итәләр. Шуннан соң ул җинаятьче калдырган номер буенча шалтыратырга булган, тик трубканы башка шәһәрдән таксист алган. Шуннан соң кыз моның мошенник булуын аңлый һәм гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Матди зыянның күләме 3 млн сумнан артык тәшкил иткән.

РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсенең 4-нче часте тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар