В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян 400 мең сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Казанда яшәүче хатын-кыз, булмаган кредитын түләргә тырышып, мошенникларга акча күчергән. Зыян 400 мең сум тәшкил итә. Хәзер полиция хезмәткәрләре мошенникларны эзли.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кыз 4 нче июльдә «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул бер көн элек аңа билгесез ир-ат шалтыратуын һәм эзләнүдә булган бер гражданның аның исеменнән акча рәсмиләштерергә тырышуын әйткән.
Мошенник үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра, шуннан соң сөйләшүгә тагын берничә катнашучы кушыла. Алар кызны 400 мең сум кредит алырга һәм бурычны гамәлдән чыгару өчен тәкъдим ителгән счетларга акча күчерергә күндерәләр. Ул шартларны үтәгән, әмма соңыннан алдау корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, телефон шалтыратулары – мошенниклыкның иң популяр төрләренең берсе. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр. Еш кына мошенниклар банк исеменнән билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаларны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Кайвакыт күчерелгән акчаларны кире кайтару авыр була, шуңа күрә мошенниклар корбаны булмас өчен, сөйләшүне вакытында туктатырга кирәк.