Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2021, 16:32

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга өч миллион сумнан артык акча күчергән

Зыян күрүче үзенә чит кредит рәсмиләштерүне булдырмый калырга теләгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул аларга өч миллион сумнан артык акча күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең «Мәскәү» полиция бүлегенә 32 яшьлек хатын мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче аңа үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыратуын һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерү турында хәбәр итүен сөйләгән.

Җинаятьче сүзләренчә, операцияне гамәлдән чыгару өчен ул атаган хисап счетларына займ суммасын күчерергә кирәк булган. Үзенең саклык акчалары өчен борчылып, хатын-кыз кредит рәсмиләштерә һәм аферистларга 3 млн 332 мең сум акча күчерә. Зыян күрүче акчаларны чит исемнәргә рәсмиләштерелгән берничә банк картасына күчергән. Ике көннән соң гына ул үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Явыз ниятлеләрнең телефон номерлары Мәскәү һәм Башкортстан Республикасында рәсмиләштерелгән.

Тикшерү органнары тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, мошенникларның корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк һәм аларга үз банк карталарыңның мәгълүматларын бирергә ярамый. Җинаятьчеләрдән ничек сакланырга икәнлеге турында материалда укыгыз.

Барлык яңалыклар