Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2019, 17:40

Казанда яшәүче бер ханым каракларга 550 мең сумнан артык акча күчергән

Зыян күрүчегә билгесез ир шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре буларак таныштырган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Казанның Яңа Савин районында яшәүче хатын-кыз телефон каракларының чираттагы корбаны булган.

26-нчы ноябрьдә ул полициягә билгесез кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче көндез билгесез ир шалтыратып, үзен банк учреждениесенең бер хезмәткәре дип таныштыруын аңлата. Ул, караклык гамәлләре нәтиҗәсендә, хатын-кызның банк карталарыннан 6 мең сум акча күчерелгәнен әйткән. Таныш булмаган кеше акчаны «куркынычсызландырырга» киңәш иткән. Моның өчен ул банк картасы номерын, ә аннан соң карта артындагы 3 санны әйтүен сораган.

Шуннан таныш булмаган кеше зыян күрүчене, янәсе, башка банк белгеченә күчергән. Сөйләшү барышында хатын шундый ук гамәлләр комбинациясен ясаган, аннан соң аны тагын бер банк учреждениесе хезмәткәренә күчергәннәр.

Ир акчаларга куркынычянамый, әмма кертем суммасы юкка чыгарга мөмкин, дип аңлаткан. Аның тәкъдиме буенча, зыян күрүче «Мобиль банк» программасын йөкли һәм шуннан соң аны бер белгечтән икенчесенә күчерүен дәвам итәләр.

Шул ук вакытта, мобиль банкка кереп, ханым акчаларының үзенә билгесез банк счетларына китүен күреп ала. Ул кичекмәстән банкның кайнар линиясенә шалтыратып, үз картасын блокировкалый. Әмма 551911 сум күләмендә акча исәптән чыгарылган.

Полициядә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә каралган «Банк картасыннан урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Казан полициясе башкала халкыннан һәм кунакларыннан пин-код һәм үз карталарының реквизитларын берәүгә дә, хәтта кеше шалтыратып үзен банк хезмәткәре буларак таныштырса да, хәбәр итмәүләрен үтенә: гамәлдә булу срогы, CVV куркынычсызлык коды, бер тапкыр куллануга яраклы серсүзләр. Алдау гамәлләре корбаннарына полициягә 02 (кесә телефоныннан – 020) телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар