В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Телефоннан җинаятьче үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм зыян күрүче исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр иткән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. Аферистларның кармагына Казанда яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз эләккән.
Узган атнада зыян күрүченең кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник ханымнан банк картасына бәйләнгән телефон номерын алыштыруы белән кызыксынган. Ир-ат хатын исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышканнары, әмма үзләренең мошенникларның бу гамәленә каршы тора алганлыклары турында сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кызның номерына икенче бер җинаятьче шалтыраткан, ул үзен инде башка банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул хатынга кредит бирергә әзер булуларын, аннан файдалана алмасыннар өчен, акчаларны алып, куркынычсыз счетка салырга кирәклеген хәбәр итә. Аннары зыян күрүченең кәрәзле телефонына өченче аферист шалтырата һәм, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып, зыян күрүчене банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәргә күндерә. Нәтиҗәдә хатын-кыз җинаятьчеләргә 436 мең сум акча күчерә.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмый калу өчен, карта белән бәйле операцияләр турында хәбәр итә алырдай бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нидер тәртиптә түгел дигән шик бар икән, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.