Зыян күрүче интернет аша тегү машинасы сатып алырга теләгән, тик үз акчаларын югалткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз, интернет аша тегү машинасы сатып алганда, үз акчаларыннан колак каккан. Китерелгән матди зыян суммасы 57 мең сумнан артып киткән. Кыз бу хәл турында полициягә хәбәр итә.
Зыян күрүче бушлай игъланнар сайтында тегү машинасын табуы хакында сөйли. Күрсәтелгән номер буенча шалтырата һәм килешү шартлары турында сөйләшә. Кыз «сатучы» банк картасының күрсәтелгән номерына акчаларның бер өлешен алдан түләп куйган. Әмма шуннан соң ул элемтәгә чыкмый башлаган.
Әлеге факт буенча «Япеев» полиция бүлегендә караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шик төшкән кешене эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казан полициясе шәһәр халкын уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәскә чакыра. Товарларны интернет аша сатканда, сатып алганда банк картасына бәйләнмәгән телефон номерын күрсәтергә кирәк. Өченче затларга банк картасы турында мәгълүмат (карта номеры, хуҗасы турында мәгълүмат, саклагыч код һәм башкалар) тапшырырга ярамый. Бер картадан икенчесенә «Мобиль банк» яки «Банк онлайн» хезмәте ярдәмендә акча күчергәндә, картаның 16 санлы номеры гына кирәк.
Караклык очрагында кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.