В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчемсез милек сату турында белдерүне ул интернетта тапкан.
Фото: Денис Гордийко
Интернетта дача сату турында белдерү тапкач, кыз сатучы белән элемтәгә кергән. Аны килешү шартлары канәгатьләндергән һәм ул 45 мең сум акчаны алдакчы күрсәткән счетка күчергән. Әмма соңрак тегесе элемтәгә чыкмый башлаган.
Зыян күрүче аны алдаганнарын аңлаган һәм ярдәм сорап полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. «Гвардия» полиция бүлегендә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер шикләнелүчеләрне эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Халыктан игътибарлы булуларын сорыйлар, интернетта товар сатканда мошенниклык очраклары көн саен очрый. Аферистларның хәйләсенә эләкмәс өчен, товарны үз күзең белән күрмичә сатып алмагыз.