В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра һәм ханымны «куркынычсыз счетка» акча күчерергә ышандыра.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Казанда яшәүче хатын мошенникларга ышана һәм аларга 228 мең сум акча күчерә.
11 нче гыйнвар иртәсендә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул гариза бирүчедән кредит рәсмиләштерүгә гариза калдыру-калдырмавы турында сораша. Тискәре җавап алгач, аферист Казанда яшәүче хатын-кызны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә ышандыра.
Зыян күрүче мошенникларның хәйләсенә эләгә – ул займ рәсмиләштерә һәм сумманың бер өлешен туганыннан бурычка ала. Аферист һәрвакыт хатын-кыз белән элемтәдә торган. Ул зыян күрүчене яңа смартфон һәм аңа тышкы аккумулятор сатып алырга кирәк дип ышандыра. Ир-ат күрсәтмәләре буенча мөрәҗәгать итүче акчаларны аферистлар кушкан банк счетына күчергән.
Казанда яшәүче ханым, алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендәге 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар бүгенге көнгә кадәр иң популяр мошенниклык төре булып кала.
Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик туса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итү зарур. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның артында күрсәтелә.