Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2024, 14:22

Казанлы кредитка алган 1 млн сум акчасын мошенникларга күчергән

Аферистлар башта – корбанның директоры, соңрак көч структурасы хезмәткәрләре исеменнән шалтыратканнар

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда яшәүче хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 1 млн сум акчасын югалткан. Җинаятьчеләргә акча күчерү өчен ул кредит рәсмиләштергән, шулай ук смартфон сатып алган.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аферист мессенджерларның берсе аша корбанының директоры исеменнән шалтырата. Моңа кадәр аңа җитәкчесе беркайчан да шалтыратмаган. Элемтә белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле, ир-ат аралашуны мессенджерда дәвам итәргә тәкъдим ясый. Ул хатын-кыздан финанс белән бәйле проблемалары булу-булмау турында кызыксына һәм тискәре җавап ала.

20 минуттан соң зыян күрүчегә шулай ук мессенджер аша билгесез кеше шалтырата һәм үзен көч структурасы хезмәткәре дип таныштыра. Җинаятьче хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышулары хакында хәбәр итә. Счетларын саклап калу өчен, зыян күрүчене кредит рәсмиләштерергә һәм шалтыратучыларның реквизитлары буенча акча күчерергә күндерәләр. Моның өчен хатын-кыз 15 мең сумлык смартфон сатып ала.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче үзенең аферистлар корбаны булуын аңлый. Әлеге уңайдан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше белән каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар