В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдакчы үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм кызга банк счетларын иминиятләштерергә тәкъдим итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 22 яшьлек Казан кешесе ялган банк хезмәткәренә 116 мең сум күчергән. Зыян күрүче мөрәҗәгать иткән «Мәскәү» полиция бүлегендә хәзерге вакытта бу җинаятькә катнашы булганнарны ачыклыйлар.
25-нче июльдә кызга билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Андрей Дмитриев дип таныштыра. Алдакчы кызга банк счетларын иминиятләштерергә тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, моның өчен банк картасыннан акча алырга һәм аларны күрсәтелгән абонент номерына күчерергә кирәк була. Зыян күрүче, банкның ялган хезмәткәре инструкцияләрен тыңлап, акчаларны банкоматтан алган һәм ун җибәрү белән таныш булмаган кеше күрсәткән номерга 116 мең сум акча җибәргән. Бераздан кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
«Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. «Мәскәү» полиция бүлегендә хәзерге вакытта бу җинаятькә катнашы булган кешеләр ачыклана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искә төшерә. Аларга үзләренең банк карталары һәм счетлары турындагы мәгълүматны хәбәр итәргә; билгесез счетларга акча күчерергә; чит кешеләр, сатучылар яки интернетта сатып алучылар җибәргән шикле сылтамалар буенча күчәргә ярамый. Шулай да мошенниклар хәйләсенә эләккәннәрдән кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.