В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче юлдашлар эзләү сервисында мошенникларга юлыккан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанда яшәүче хатын-кыз юлдашлар эзләү сервисында мошенникларның хәйләләренә эләгә. Зыян суммасы 100 мең сум тирәсе тәшкил итә.
32 яшьлек хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә күрше шәһәргә сәфәрен махсус кушымтада броньлаганын сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң аның белән шофер элемтәгә керә һәм түләү өчен сылтама җибәрә. Зыян күрүче электрон адрес буенча үз банк картасының реквизитларын кертә. Шуннан соң хатын-кызның счетыннан 100 мең сумга якын акча алына.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 бүлеге «г» пунктындагы «Банк счетыннан урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү өчен тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә.