В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мошенник үзен банк хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Казанның Олы Клыки бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ханым аферистлар гамәлләре аркасында 2,5 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан.
28 нче июльдә хатын банкка кредитларны рефинанслау өчен гариза биргән. Бераздан соң аңа шалтырату килә, ир үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның гариза бирүе белән кызыксына. Мөрәҗәгать итүче әйе дип җавап бирә. Банкның ялган хезмәткәре банкка мөрәҗәгать иткән кешенең шәхси мәгълүматлары ханымның мәгълүматлары белән туры килми, дип хәбәр итә. Ул моны мәгълүматлар фаш булып, җинаятьчеләр аннан файдаланган, дип аңлата. Шалтыратучы мәгълүматны хокук саклау органнарына тапшырачагын әйтә.
Икенче көнне хатын-кызга үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул, мошенникларның хокукка каршы гамәлләрен булдырмау өчен, банк хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә.
Шуннан соң зыян күрүче янә банкның ялган хезмәткәре белән сөйләшә башлый. Аның күрсәтмәләре буенча ул 2 млн 480 мең сумлык кредит рәсмиләштерә, аннары акчаларны әйтелгән счетка күчерә. Акча күчергәннән соң, ханымга янәсе аның кредиты гамәлдән чыгарылган дигән документ җибәрәләр. Берничә көннән соң кабат шалтырату килә, ханымга аның исеменә янә законсыз кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итәләр. Бу юлы зыян күрүче үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелү, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.