В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). Мошенниклыкның яңа очрагы Татарстан башкаласында булган. Аферистлар тозагына Казанда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз эләккән.
2021 елның ноябрендә социаль челтәрләрнең берсендә зыян күрүчегә таныш булмаган ир яза. Кыз аның белән аралаша башлый, ә ике атнадан соң ул аңа инвестицияләргә акча кертергә тәкъдим итә. Ул криптовалюта платформасына билгеле бер сумма кертергә кирәклеге турында сөйли. Кызга 230 мең сум акча җибәрергә кирәк була, ә калган сумманы – 600 мең сумны, янәсе, җинаятьче үзе җибәрәчәк.
Казанда яшәүче хатын-кыз кредит рәсмиләштерә һәм ир-атның барлык күрсәтмәләрен үти. Шуннан соң кыз биржа сайтында акча күчкәнен күрә, ә аферист үзенең танышын 90 көннән соң ул 1 миллион сумнан артык акча алачак, дип ышандыра.
Агымдагы елның 22 нче мартында зыян күрүче акчаларын счеттан алырга була һәм мошенникка мөрәҗәгать итә. Ул платформаны блокировкалаганнар, акчаны алу өчен брокерга түләргә кирәк, дип хәбәр итә. Кыз мәгълүматны тикшерергә була һәм сайтның штат режимында эшләвен күрә. Ул мошенникка шалтырата, тик җавап итеп башка кешенең тавышын ишетә, шуннан соң алдау корбаны булуын аңлый.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Авиатөзелеш» полиция бүлегендә тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.