Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2021, 14:57

Казанда яшәүче бер хатын-кыз 202 мең сумнан колак каккан, ул биологик актив өстәмәләр өчен компенсациягә ышанган

Җинаятьче аңа сыйфатсыз витаминлы өстәмәләр сатып алган өчен акча түләргә вәгъдә иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз мошенниклык корбаны булган. Җинаятьче аннан 202 мең сум күләмендә акча алган һәм сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр сатып алу чыгымнарын капларга вәгъдә иткән. Хатын гариза белән «Гагарин» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Үзен Глеб Боричев буларак таныштырган ир-ат аңа 7-нче октябрьдә шалтыратып, ниндидер ябык фирманың биологик актив өстәмәләрен сатып алган өчен 560 мең сум күләмендә компенсация вәгъдә иткән. Аның сүзләренә караганда, бу өстәмәләр сыйфатсыз булган, аларны кабул иткән кешеләр арасында үлем очраклары теркәлгән.

Хатын-кыз аңа ышанган һәм кирәк булганның барысын да эшләргә риза булган. Нәтиҗәдә, башта ул 34 мең сум күләмендә страховка, аннан соң китерү өчен 112 мең сум күләмендә иминият кертеме түләгән, ә шуннан соң тагын 56 мең сум күчергән.

Ир атның башта акча күчерүне көтәргә, ә аннары аларны китергән өчен түләргә кирәклеген әйткәнче ул моның алдау икәнен аңламаган. Хатын барлык карталарын да яптырып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 202 мең сум тәшкил иткән.

РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәлнең шартлары билгеләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар