Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2022, 12:18

Казанда яшәүче бер ханым, ялган полицейский белән телефон аша сөйләшеп, 200 мең сум акчасын югалткан

Ханымга билгесез кеше шалтырата һәм туганы юл-транспорт һәлакәте катнашучысы булды, дип хәбәр итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Казанның Совет районында яшәүче бер ханым мошенниклар корбаны булган һәм 200 мең сум акчасын югалткан.

15 нче августта хатынга билгесез кеше шалтырата, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ир хатын-кызның бер туганы юл-транспорт һәлакәте катнашучысы булган, әлеге вакыйгада бер кыз нык зыян күргән һәм хәзер аңа кыйммәтле операция таләп ителә, дип җиткерә. Билгесез кеше тиз арада акча әзерләргә куша. Зыян күрүче аңа үзендә нибары 200 мең сум гына булуын хәбәр итә. Ир бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә һәм кесә телефонын өзмәскә куша. Ул акча артыннан аның танышы киләчәклеген җиткерә. Акчаны билгесез затларга тапшыргач, ханым үзенең туганы белән элемтәгә керә һәм аның белән барысы да тәртиптә булуын аңлый.

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк.

Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар