В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала
Караклар Казанда яшәүче хатын-кызга мессенджерда зур отыш вәгъдә итеп, аның 15 мең сум акчасын үзләштергәннәр. Әлеге күңелсез очрак буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Зыян күрүче мәгълүматларына караганда, аңа отыш турында хәбәр килә, отышны алу өчен ханымга янәсе «салым» күчерергә кирәк була. Таныш булмаган заттан алынган мәгълүматны тикшермичә, хатын чит счетка 15 мең сум акча күчерә.
Акча күчергәннән соң караклар белән язышу юкка чыга. Алдакчылар тозагына эләккәнен аңлаган ханым тиз арада полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте халыкны, отыш турында мобиль телефонга, социаль челтәрләргә яки электрон почтага хәбәрләр килгәндә сак булыгыз, бу караклар булырга мөмкин дип кисәтә.