Ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). 9-нчы март көнне Казан хатын-кызлары Халыкара хатын-кызлар көнен чаңгы ярышлары белән билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында хатын-кызлар өчен махсус йөгерү – итәкле ярышлар узачак.
Хатын-кызларга 500 метр дистанцияне узачаклар. Марафон нәтиҗәләре буенча иң җитезләр генә түгел, иң креатив кешеләр дә бүләкләнәчәк. Иң яхшы киемнәр өчен аерым бүләкләр биреләчәк.
Ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.