Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2024, 08:30

Казанның барлык күпфатирлы йортларында яшәүчеләр җылылык белән тәэмин ителгән

Проблемалы биналарда яшәүчеләрнең гаризаларын торак-коммуналь хуҗалык комитеты тикшерә һәм якын арада үтәячәк

Казанда барлык күп фатирлы йортларда (5987) һәм социаль объектларда җылылык кертелде. Бүгенге көндә җылылык җибәрү процессы тәмамланган — проблемалы йортларда яшәүчеләрдән булган гаризаларны шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты тикшерә һәм якын арада эшкәртәчәк.

Халыктан мөрәҗәгатьләр «Ачык Казан» системасында: сайтта һәм +7(843)236-41-23 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук гаризаларны кайнар линия телефоннары буенча да калдырырга мөмкин.

Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре чорында кайнар линиягә барлыгы 1132 мөрәҗәгать кергән, ә «Ачык Казан» системасына – 18 мең 549 мөрәҗәгать. Шул ук вакытта җылыту сезоны башында халык көненә 2800 гариза калдырган – соңгы берничә көндә аларның саны дүрт тапкырга кимегән.

Татарстан башкаласында җылыту сезоны 7 октябрьдә башланды, кулланучылар гаризалары буенча социаль учреждениеләрдә җылытуны 27 сентябрьдә кабыза башладылар. «Татэнерго» АҖ һәм «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү чыганаклары һәм җылылык челтәрләре кышкы эш схемасына күчерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, автоном түбәле казанханәләрдән яки шәхси фатир казаннарыннан шәһәрдә 442 йорт җылытыла. Мондый корылмаларда җылыту чорының башы милекчеләр карары белән билгеләнергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, көзгә шәһәрнең төрле оешмалары 40 чакрымнан артык җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм төзәттеләр. Шәһәрдә 2 мең чакрымга якын магистраль һәм квартал эчендәге торбаүткәргечләрне пресслаганнар, 60 идарә тармагы казанханәләре, «Казэнерго» АҖ-нең 127 казанханәләре, тагын өч район казанханәләре һәм өч җылылык электр үзәге әзерләгәннәр.
Барлык яңалыклар