Польша башкаласында “Казанга чакырабыз!” дип исемләнгән күргәзмә үтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Варшавада Россиянең фән һәм мәдәният мәйданчыгында “Казанга чакырабыз!” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Башкаланың үзәгендә, иң дәрәҗәле районындагы плакатларда Татарстан башкаласының истәлекле урыннары тәкъдим ителгән. Күргәзмә Казан Мэриясе һәм шәһәрнең Туризм үсешенә булышлык итү комитеты ярдәме белән уза.
Польшалыларга Казан инде таныш. 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Польшаның җыелма командасы Казанда матч үткәрде һәм шуның нәтиҗәсендә шәһәргә әлеге илдән берничә мең турист килде. Күргәзмәне оештыручылар Татарстанга һәм Казанга булган кызыксыну артыр, дип өметләнә. “Без чит ил туристларын җәлеп итәр өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланабыз һәм Казанны күп төрле мәдәниятле итеп күрсәтергә тырышабыз, – дип сөйләде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. – Чын күңелдән Польша туристларын Казанга чакырабыз – сезгә бездә бик ошар!”
Үз чиратында, Польша Республикасында Россия белән хезмәттәшлек итү вәкиллеге җитәкчесе Игорь Жуковский, күргәзмә җирле халык арасында популяр, дип билгеләп үтте. "Россия төбәкләрен тәкъдим итү кысаларында без поляк тамашачыларына илебезнең төрле почмакларын күрсәтергә тырышабыз. Казан белән Польшада без инде берничә уңышлы проект уздырдык: "Варшавада татар ашлары көннәре" һәм футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр презентациясен дә үткәрдек. Без күргәзмәне Варшаваның Король трактындагы ачык мәйданда Казан шәһәренең төп истәлекле урыннары белән ачабыз һәм хәзер үк инде узып баручыларның тукталып, плакатларны игътибар белән карап торуларын күрәбез", - дип белдерде ул.
Татарстан һәм Казанның истәлекле урыннары Польша башкаласында сентябрьдән алып декабрь азагына кадәр тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.