Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2019, 09:21

Голубятников урамында яшәүчеләр Илсур Метшинга: «Безнең ишегалдын танырлык түгел! Бу әкият, ә ишегалды түгел!»

Казан Мэры Голубятников урамы буенча урнашкан 30-нчы номерлы һәм Мусин урамындагы 69/1, 69/2, 71-нче номерлы йортларда яшәүчеләрне ремонттан соң ишегалды мәйданчыгы ачылуы белән котлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алинә Бережная). Казанның Яңа Савин районында бер ишегалдын комплекслы төзекләндерү тәмамланды. Голубятников урамындагы 30-нчы һәм Мусин урамындагы 69/1, 69/2, 71-нче номерлы йортлар янындагы территориядә балалар һәм күп функцияле спорт мәйданчыклары барлыкка килде, асфальт-бетон өслеге яңартылды, агачлар утыртылды. Биредә яшәүчеләрне эшләр тәмамлану белән котларга кичә Казан Мэры Илсур Метшин килде.

Микрорайондагы йортлар 1984-1989 елларда төзелгән. Биредә 2,2 меңнән артык кеше яши, шуларның 210-ы – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Биредә яшәүчеләр өчен ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү күптән көтелгән вакыйга булды. Быел җәй ишегалдында таганнар, комлыклар урнаштырылды, җәяүлеләр юлларын асфальтладылар, агачлар утырттылар, резин өслекле универсаль футбол/баскетбол кырларын төзекләндерделәр. Моннан тыш, монда каты коммуналь калдыкларны селектив җыю өчен контейнер мәйданчыгы төзелде, йортларның керү төркемнәре ремонтланды. «Безнең ишегалдын танырлык түгел! Бу - чын бүләк», - дип мөрәҗәгать иттеләр Илсур Метшинга казанлылар.

Кичә биредә яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен оештырдылар: биредә музыка уйнады, җирле бакчачылар үстергән уңышларын сату-күргәзмә оештырды, ә хуҗабикәләр кунаклар өчен сый әзерләде.

Якын-тирә йортларда яшәүчеләр сөйләвенчә, аларның ишегалды киләчәктә ишегалдын капиталь ремонтлау программасына керергә тиеш иде, әмма алар көтеп тормаска булганнар. Биредә яшәүчеләр җыелышта ишегалдын төзекләндерү турында карар кабул иттеләр, чыгымнарны өлешчә үз өсләренә алдылар – бу очракта ишегалдын ремонтлау чиратсыз бара. Бу идеяне район хакимияте һәм идарәче компания хуплады. Идарәче компания җәлеп ителгән акчалар һәм өлешчә капиталь ремонт республика программасы хисабына ишегалды территориясен төзекләндерде. «Әлеге йортлардагы фатир милекчеләре җыелып, ишегалдын карап тоту өчен счет-фактураларда түләүне арттырырга риза, дигән карар кабул иттеләр. Алар, үз чиратында, чираттан тыш ремонтланган ишегалдына ия булдылар», - дип сөйләде Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев.

Шәһәр башлыгы яңартылган территория буйлап йөреп чыкты һәм халык белән аралашты. «Бу бит әкият, ә ишегалды түгел, балалар өйләреннән ерак китмичә, рәхәтләнеп урамда йөри ала. Барлык эшләр дә тиз һәм, иң мөһиме, сыйфатлы башкарылды», - дип сөйләде Мусин ур., 71-нче йортта яшәүче Федор Лаврентьев.

Казан Мэры да шәһәрлеләрнең активлыгын бәяләде, ул йортларда яшәүчеләрне ишегалды ачылышы һәм якынлашып килүче Шәһәр көне һәм Республика көне белән котлады. «Мин бу ишегалдында бик актив казанлылар яшәвен беләм, сезгә төзекләндерүдә һәм үз микрорайоныгыз турында кайгыртуда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте Яңа Савин районы халкына И.Метшин һәм Шәһәр көненә һәм Республика көненә Казанда бик күп социаль объектлар барлыкка киләчәк, дип өстәде. «Без 11 балалар бакчасы, ике зур яңа мәктәп ачабыз. Күп кенә ишегалларына, социаль өлкә учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрелде. Болар барысы да кешеләр тормышын яхшырта, без Казанны иң төзекләндерелгән һәм уңайлы шәһәр итәргә омтылабыз», - диде Илсур Метшин.

Бәйрәмдә шулай ук Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев катнашты.

Фоторепортаж
Яңа Савин районында ишегалды бәйрәме, 29.08.2019
Видеорепортаж
29.08.2019 19:44
Илсур Метшин Яңа Савин районы йортларында яшәүчеләрне төзекләндерелгән ишегалды ачылышы белән котлады
Барлык яңалыклар