В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы меңгә якын кешене бушлай укытачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстанда цифрлы икътисад компетенцияләре буенча укуларга теркәлү бара. Уку-укыту программаларында катнашу өчен 30-нчы декабрьгә кадәр теркәлергә мөмкин, курслар түләүсез нигездә 2020 елның гыйнвар-июнь айларында узачак.
Бүгенге көндә цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программаларын теркәү бара. Укуларда катнашу өчен гаризалар сылтама буенча кабул ителә. Татарстанда барлыгы меңгә якын кешене бушлай укытачаклар.
Проект эшкә сәләтле халыкка шәхси цифрлы сертификатлар бирү моделен апробацияләү кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда төбәк операторы итеп Иннополис университеты билгеләнгән.
Кызыксындырган сорауларны +7(800)700-2035 кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин, шулай ук университетның Координация үзәгенә дә чыгып була: +7 (843)209-95-22, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.