В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиде көн эчендә тыңлаучылар һөнәри максатлар куярга һәм карьера планлаштырырга өйрәнәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Татарстан халкы «Карьера остаханәсе» дип аталган һөнәри ориентация программасы буенча укый ала.
Түләүсез онлайн-курс җиде укыту көненнән тора – курсны тыңлаучылар һөнәри максатлар куярга, карьераларын планлаштырырга өйрәнәчәк, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм шәхси үсеш буенча озак вакытлы план төзиячәк. «Карьера остаханәсе» курсына программаның сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.
«Без татарстанлыларны яңа цифрлы компетенцияләргә өйрәтү эшен дәвам итәбез. Узган ел 23 мең кеше белем алды, – дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. – Без яңа укыту программалары барлыкка килүне, бигрәк тә карьераны digitalда нульдән башлап җибәрергә ярдәм итүчеләрне хуплыйбыз».