В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 төрле номинация буенча конкурсның иң яхшы инженерларын сайлап алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанлылар «Ел инженеры» республика конкурсында катнаша ала. Бәйгедә җиңү өчен гамәлдәге белгечләр дә, инженер белгечлекләре студентлары да көч сынашачак.
Конкурс төрле яшь категорияләре буенча үткәрелә: «Булачак инженерлар» категориясендә студентлар, «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә 35 яшькә кадәрге инженерлар һәм «Тәҗрибә, казанышлар, белемлелек» категориясендә 35 яшьтән өлкәнрәкләр көч сынашачак.
Юнәлешләренә карап, 12 төрле номинация буенча конкурсның иң яхшы инженерларын сайлап алачаклар: машина төзелеше; химия, нефть химиясе, биотехнологияләр; нефть сәнәгате; газ сәнәгате; энергетика; җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате; медицина сәнәгате; азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате; төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате; транспорт, юл хуҗалыгы; авыл хуҗалыгы.
Җиңүчеләр Россия һәм чит ил инженерлык уку йортларында стажировка үтә алачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Тулырак мәгълүматны конкурс положениесендә табарга мөмкин.