В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бердәм иммунизация атнасы алдыннан кайнар линия эшли башлады.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Бердәм иммунизация атнасы алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.
Республика халкыннан шалтыратулар 29 нчы апрельгә кадәр 10:00 дән 16:00 гә кадәр кабул ителәчәк.
+7(843)238-96-84, +7(843)238-52-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында.