Проект командасы экологик, мәгариф, рекреацион потенциалларны һәм аның яр буе территорияләрен ача һәм ярдәм итә ала торган эшләнмәләр кабул итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казансу елгасы үсеше стратегиясенә үз өлешен кертә ала. Проект командасы экологик, мәгариф, рекреацион потенциалларны һәм аның яр буе территорияләрен ача һәм ярдәм итә ала торган эшләнмәләр кабул итә.
Казанлылар тормышка ашыру стадиясендә булган яки төгәл эшләнелгән үсеш һәм гамәлгә ашыруны күзаллаган проектларны тәкъдим итә ала. Бу юннатлар станциясен булдыру, Казансуда китапханә булдыру, елга турында белем бирү программасы, сап-серфинг мәктәбе, Казансу ярларында кошларны күзәтү станцияләре проектлары, яңа веломаршрутлар, фестивальләр, экскурсия программалары, экологик инициативалар һ.б. булырга мөмкин.
Проектларны текст форматында (тасвирлама) җибәрергә һәм аларга иллюстрация яки презентацияне беркетергә кирәк. Гаризаны 30-нчы декабрьгә кадәр сылтама буенча тутырырга мөмкин. Тәкъдимнәр Казансу үсеше стратегиясен эшләгәндә исәпкә алыначак. Гыйнвар аенда җиңгән проектлар игълан ителәчәк. Аларның авторлары «Смена» мәдәни-күңел ачу комплексында «Елга турында диалоглар» вакытында үз эшләнмәләрен тәкъдим итә һәм киләчәктә аларны тормышка ашыруда Казансу үсеше стратегиясе кысаларында ярдәм ала алачак, дип хәбәр итә park.tatar.