В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Донор акциясенә КНИТУ-КХТИ студентлары һәм укытучылары кушылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). ТР башкаласы халкы Республика кан банкын 40 литрга тулыландырды. Донор акциясендә Казан милли тикшеренү технология университеты вәкилләре катнашты.
Хәйрия чарасына югары уку йортының 120 студенты һәм укытучысы кушылды, 89 ирекле донор булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге матбугат хезмәте.
Алдагы «Андрей» донор акциясе вакытында 262 казанлы Республика кан банкын 118 литрга тулыландырды.
18 яшьтән өлкәнрәк авырлыклары 50 кг артыграк кешеләр донор була ала. Процедурага ничек әзерләнергә һәм нинди каршы күрсәтмәләр булуын сылтама буенча белергә мөмкин.