Тавыш бирүдә 5 вариант тәкъдим ителә, шулай ук үз исемеңне тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар
Татарстан башкаласы мэриясе Казансу яр буенда ачылачак балалар паркы исеме өчен тавыш бирүне башлап җибәрде. 11 нче июльгә кадәр ошаган вариантны сайларга яки үз вариантыңны тәкъдим итәргә мөмкин.
Сораштыруда биш исем тәкъдим ителгән:
«Су баласы/Дети воды» – Габдулла Тукайның танылган татарча әсәре «Су анасы» исеменә охшаш, сүз уены;
«Юл(а)» – юл, юнәлеш һәм максатчанлык, шулай ук сүз уены;
«Елмай» – балалар елмаюы белән бәйле шатлык һәм эчкерсезлек;
«Уен /Игра» – балалар өчен парк мәйданчыклары һәрвакыт уен белән бәйле;
«Айда парк/Ай-Да парк!» – иң яхшы парк.
Исемлек халык тәкъдиме нигезендә формалаштырылган: Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салиховның социаль челтәрләрендә вариантлар тәкъдим иткәннәр. Идеяләрне шулай ук шәһәр активистлары, рәссамнар һәм төрле инсталляция авторлары әйткәннәр. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, яшь шәһәрлеләр, шул исәптән, «АрхиДети» проекты катнашучыларының да тәкъдимнәре исәпкә алынды.
Исегезгә төшерәбез, балалар паркын Шәһәр һәм республика көненә төзиячәкләр.Ул республикада иң зур җәмәгать киңлеге булачак. Паркта уен һәм ял зоналары , күп функцияле павильон һәм фонтан, вакыйгалар мәйданчыгы, кафе һәм шәһәрдә әле беренче булган табигый лабиринт булачак.