В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы Кабан күле мисалында экосукмаклар, аудиовизуаль проект һәм укучылар өчен экологик вакыйгалар сериясе турында инициативалар тәкъдим итте инде.
Фото: Денис Гордийко
Гаризалар 30 нчы октябрьгә кадәр kazankastrategy@gmail.com электрон почтасы аша кабул ителә. Хатта үзегез турында сөйләргә һәм оештыручыларның ни өчен сезнең идеяне хупларга тиешлеген аңлатырга, чараның идеясен (концепция, максат, аудитория һәм колачлау) тасвирларга, вакыйганың урынын һәм датасын, финанслау һәм башка ярдәм чараларын күрсәтергә кирәк.
Сайлап алу өчен төп критерийларның берсе – тәкъдим тормышка ашырылырга мөмкин булырга тиеш. Иң яхшы инициативаларның авторлары идеяне эшләп бетерә һәм эш төркеме белән берлектә чара уздырачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» программасы командасы.