Бу ике суүткәргечне тоташтыруга бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 16-нчы ноябрьдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлеккә якын диярлек су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу күчереп салган суүткәргеч участогын ябу-җайга салу арматурасын кую белән яңадан урнаштыру эшләренә бәйле.
16-нчы ноябрь 9:00 сәгатьтән 17-нче ноябрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Карбышев урамы, 46, 50/1, 50, 1-нче корпус, Комаров урамындагы 2/3 номерлы йорттан 24-нче номерлыга кадәр җөп санлы номерлы йортларда, Курчатов урамында 17-нче һәм 19-нчы номерлы йортлардан тыш барлык йортларда, Латыш Укчылары урамы, 19, 39, 39, 41а, «Любитель» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенең 3-нче һәм 4-нче номерлы йортларында.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар түбәндәге телефон аша кабул ителә: +7(843)231-62-60.