Бу абонентларны иске суүткәргечтән яңа салынган суүткәргеч участогына күчерү белән бәйле
Казанның Киров районындагы кайбер бистәләрдә су бирүне вакытлыча туктатачаклар. Сәбәбе – Затонская урамында абонентларны иске суүткәргечтән яңа салынган суүткәргеч участогына күчерү.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су 1 апрельдә 9:00 дән 2 апрель, 13:00 гә кадәр булмаячак. Сүндерү түбәндәге бистәләргә кагылачак:
Калинин;
Красная Горка;
Яңа Аракчино;
Яңа Юдино;
Иске Аракчино;
Юдино.
Сулы автоцистерналарны гаризалар буенча урнаштырачаклар. Аларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча бирергә мөмкин.