Казанның Киров районындагы кайбер йортларында суны вакытлыча сүндерәчәкләр. Бу Архангельская урамыннан алып Энгельс урамына кадәр күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 7 ноябрьнең 9:00 дан 8 ноябрьнең 11:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирүне туктатачаклар:
Архангельск тыкрыгы, 1, 1/1, 1/2, 1/3, 1/4, 1/5, 1/6, 1/7, 1/8, 1/9, 2а, 4, 6, 7, 7 (1 нче корпус), 7а, 8, 8 (2–6 нче корпуслар);
Архангельск ур., 2, 2 (2—3 нче корпуслар), 2а, 2а (1—5 нче корпуслар), 3, 4, 5, 5а, 6, 9, 10, 11, 12, 12 (1 нче корпус), 14, 14 (1 нче корпус), 16, 16 (1—4 нче корпуслар), 16/2, 17/2, 19, 21, 21а, 23, 23б, 25;
Гладилов ур., 24, 26, 33, 35;
Жуковка ур., 2 (2 нче корпус), 2в, 2г;
Кожевенная урамындагы 38 чне йорт (1 нче корпус);
Краснококшайск ур., 33, 35, 37, 37а;
Энгельс ур., 1, 7 (1—5 нче корпуслар), 12, 14, 15, 16а, 16Б, 17, 17 (2 нче корпус), 20.
Сулы автоцистерналарны гаризалар буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.