Каталогтагы 5 мең басманың теләсә кайсына язылуны якындагы почта бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Икенче яртыеллыкта «Россия почтасы» татарстанлыларга 877 меңнән артык басма китерәчәк. Агымдагы яртыеллыкта республикада язылуның уртача тыгызлыгы мең кешегә 225 нөсхә тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чорына караганда 6 процентка күбрәк.
Чыгарылган газеталарның һәм журналларның 88%-ы үзәк һәм республика басмаларына, 12%-ы район басмаларына туры килә. Татарстанлылар язылу тиражының күп өлешен 2021 елның апрелендә һәм июнендә ташламалы язылу кампанияләре чорында рәсмиләштерделәр, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Битараф булмаган татарстанлылар «Игелек агачы» хәйрия акциясендә дә катнашты. Икенче яртыеллыкка компания һәм республика халкы балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, социаль учреждениеләрдә яшәүче татарстанлыларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә 2500 гә якын язылу бүләк итте.
Бүләккә 5 мең басманың теләсә кайсына язылуны якындагы почта бүлекчәсендә, шулай ук мобиль кушымтада, сайтта, почтальоннар аша мобиль түләү терминаллары ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.