Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2021, 17:40

Интернет-җанисәптә катнашкан Россиялеләр уникаль цифрлы һәм QR-кодлар алачак

Кодлар дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинетына җибәреләчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Исәпкә алу кәгазьләрен тутырган Россиянең барлык гражданнары уникаль цифрлы кодлар алачак. 28 символлы кодларда исәпкә алу кәгазе реквизитлары, йорт хуҗалыгы идентификаторы, сораштырылучының җенесе һәм аның хуҗалык әгъзалары белән туганлык мөнәсәбәтләре турында шифрланган мәгълүмат булачак. Шулай ук йорт хуҗалыгының барлык әгъзаларын исәпкә алу тәмамланганнан соң, йорт хуҗалыгына язышу нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән QR-код формалаша. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Казан Дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы урынбасары Максим Кондаков хәбәр итте.

М.Кондаков халык санын алуны раслауның цифрлы кодлары һәм QR-кодның дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинетына җибәрелүе турында сөйләде. Шулай ук алар барлык күрсәтелгән контакт каналлары буенча җибәрелә – бу телефон номерына текстлы хәбәр яки электрон почта адресы буенча хат булырга мөмкин. Шул ук кодлар көненә ике тапкыр тиешле хисап участокларының исәп алучылары планшетларына китерелә һәм аларның исемлекләрендә адреслана.

Исегезгә төшерәбез, булачак халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) халык санын алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.

Илдә эпидимиологик хәл аркасында җанисәпне үткәрү вакыты берничә тапкыр күчерелде. Бөтенроссия халык санын алуны уздыруның яңа сроклары 2021 елның 15-нче октябреннән 14-нче ноябренә кадәр РФ хөкүмәте карары белән расланды.

18-нче октябрьдән сан алучылар үзләренең хисап участогының барлык биналарын йөреп чыгачак һәм дәүләт хезмәтләре порталында яки стационар участокта язылмаганнарны сораштырачак.

Граждан халык санын алуда инде интернет аша катнашкан булса, исәпкә алучы халык санын алуны раслау кодларын адреслы исемлектәге кодлар белән чагыштырып, халык исәбен алуның тулылыгын тикшерәчәк. Әгәр йорт хуҗалыгы әгъзаларының берәрсе интернет-сан алуны үтмәгән икән, аны язучы яздырачак.

Барлык яңалыклар