Ут сүндерүләр планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 19-нчы апрельдә Казанның биш районында электр уты сүнеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының шәхси секторындагы кайбер адреслар буенча ут булмаячак: Балтик ур., 12-34, 11-27;Беломорск ур., 38-56; Караганда ур., 25-35; Аркылы Беломор ур., 4-16, 5-15; Үзәк Мариуполь ур., 28-40.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Маяковский ур., 4, 6; Мөштәри ур., 6, 9, 9в, 9е, Ульянов Ленин ур., 54, 54а, 65/1 адреслары буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Калинин ур., 52, 60 адреслары буенча ут сүнеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Петербург ур., 12, 14, 61, 65, 67 йортларында электр утын сүндерү планлаштырыла.
13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча ут булмаячак: 2-нче Привольная, 33а, Вишневский ур., 24, 26;Калинин ур., 62, Пехотная ур., 27.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының кайбер йортлары утсыз калачак: Ибраһимов проспекты 11, 13, 15, 17.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр уты Идел буе районының Петровский поселогындагы түбәндәге урамнар буенча бетеп торачак: Җиңүнең 40 еллыгы, Дубровая, Сквозная, Совет, Сосновая, Угловая, Школьная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Константиновка поселогында Мир ур., 15-27 адресы буенча яшәүчеләр утсыз калачак һәм шулай ук, Строитель , Татарстан, Тукай урамнары буенча ут сүндерү планлаштырыла.
Шул ук вакытта электр уты Яңа Сосновка поселогының түбәндәге адреслары буенча бетеп торачак: Вишневая ур., 1-20, 123-129; Лесная ур., 8а, 9а, 10а, 11а, 12а, 13а, 14а, 16а, 17а, 17б; Сливовая ур., 1-17, 2-28; Спорт ур., 1-29, 2-24.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания”.
Агымдагы атнада ут сүндерүнең тулы графигы KZN.RU. порталының махсус бүлекчәсендә бастырылачак.