В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләнмәләр 26 нчы февральдә «Калейдоскоп» паркында тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). Казанда Май чабуга иң яхшы карачкы-курчак ясау буенча гомумшәһәр конкурсы старт ала. Шәхси һәм күмәк гаризалар кабул ителә (гаиләләрдән, эшчеләрдән, мәктәп һәм студентлар коллективларыннан).
Курчак биеклеге 1 метрдан ким булмаска яки 2 метрдан артмаска, экологик материаллардан эшләнгән һәм тотрыклы булырга, озын колгалы яки махсус таянычлы булырга тиеш. Курчакны ачык киңлеккә урнаштыру мөмкинлеген күздә тотарга кирәк, дип хәбәр итәләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләрендә.
Катнашу өчен гаризалар vpkult@mail.ru почтасы аша кабул ителә. Хат темасында «Масленица-2023» карачкы-курчак конкурсында катнашуга гариза» дип күрсәтергә кирәк. Конкурста катнашучылар үз эшләнмәләрен 26 нчы февральдә 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр «Калейдоскоп» паркына китерергә тиеш.
Конкурста катнашырга теләүчеләр нигезләмә белән сылтама буенча таныша алалар. Иң яхшы курчак авторлары оештыру комитетыннан кыйммәтле бүләкләр алачак.
Курчаклар 26 нчы февральдә 11:00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында Май чабуга багышланган бәйрәм чарасында күрсәтеләчәк.