Бу суүткәргеч челтәрләрендә бик арматурасын алыштыру эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 4-нче июнь көнне Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда вакытлыча су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә бик арматурасын алыштыру эшләре белән бәйле.
4-нче июнь 9:00 сәгатьтән 5-нче июнь 5:00 сәгатькә кадәр Кояшлы бистәсендә Г.Рәхимкулов, Н.Дәүли, Н.Фешин, С.Максуди һәм Ф.Әхмәтов урамнары буйлап су булмаячак, шулай ук Чернопрудная урамы, 12 адрес буенча (79-нчы номерлы балалар бакчасы). Моннан тыш, сүндерү Петровский бистәсендә яшәүчеләргә дә кагылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.