Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2020, 13:29

Совет районындагы Царицыно бистәсендә яшәүчеләр чүп-чарны капчыклап җыюга күчә

Бүгенге көндә каты көнкүреш калдыкларын җыюның шундый форматы Казанның биш бистәсендә оештырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 1-нче августтан Совет районындагы Царицыно бистәсендә яшәүчеләр чүп-чарны капчыклап җыюга күчә, ә эре габаритлы калдыклар өчен бункерлар, җыю ноктасын үзгәртү мөмкинлеге белән, билгеле бер урыннарга урнаштырылачак. Мондый карар «Царицыно» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең чираттагы җыелышында кабул ителде. Бүгенгә чүп-чарны капчыклап җыю Казанның биш бистәсендә оештырылды: Колсәет, Торфлы, Нагорный, Дружба, Брикетный.

Царицыно халкы сүзләренчә, Возрождение урамы, 50 адресы буенча урнашкан йорт янындагы контейнер мәйданчыгы күптән чүплеккә әверелде. Каты көнкүреш калдыклар чыгару өчен куелган бункерлар төзелеш чүп-чары белән тулган. Чүп ташу машиналарына калдыкларны алу мөмкин түгел диярлек, җыештыру техникасы өчен дә кыенлыклар туа.

«Царицыно» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җыелышында Нагорный бистәсенең ничек чүплекләрне капчыклап җыюга күчүе, шуның нәтиҗәсендә чүп-чардан арынып, транспорт логистикасын җайга салуы турында сөйләделәр. Чүп ташу машиналары атнага өч тапкыр киләләр һәм һәр йорт алдында чүп-чар тутырылган капчыкларны алып китәләр. Шул ук вакытта бистә халкы өчен калдыклар чыгару бәясе үзгәрмәгән.

Возрождение урамында урнашкан 50-нче номерлы йорт янындагы контейнер мәйданчыгы якын арада тулысынча бетереләчәк. Махсус техника ярдәмендә территорияне калдыклардан тулысынча чистартачаклар һәм ком сибәчәкләр. Совет районы хакимияте вәкилләре сүзләренчә, бу урында видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Калдыкларны ташлауны дәвам итүче гражданнар административ җаваплылыкка җәлеп ителәчәк.

Царицыно бистәсенә хезмәт күрсәтү өчен яңа чүп ташу машиналары сатып алганнар инде, дип хәбәр итә «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар