Белгечләр җирле мәдәният йорты янында кабул иттеләр.
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар үзләренең йорт хайваннарын бик теләп алып килделәр. Анда аларны теркәгәннәр, ә аннары ветеринария тикшерүе үткәргәннәр һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча – мөмкин булган авырулар, карау кагыйдәләре һ.б. турында хуҗаларга консультацияләр биргәннәр. Хайваннарны хуҗалары соравы буенча вакцинацияләгәннәр һәм стерильләштергәннәр. Моннан тыш, хайваннарга чип кертергә яки колагына тамга беркетергә мөмкин булган. Барлык хезмәтләр дә бушка күрсәтелгән.
Мобиль пунктны киләсе атнада, 31-нче июль көнне, Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсенә, 7-нче август көнне Совет районының Константиновка бистәсенә чыгару планлаштырыла. Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт шәһәр бистәләрендә Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча эшли башлады. Шундый ук акцияләр 3-нче, 10-нчы һәм 17-нче июль көннәрендә Совет районының Вознесение, Идел буе районының Отар һәм Салмачы торак массивларында узды. Моннан тыш, Казан паркларында кинологлар һәм зоопсихологлар лекцияләре белән приютта яшәгән этләр күргәзмәләре үткәрелә, шулай ук шәһәрдә йортсыз хайваннарны аулауга гаризалар кабул итү буенча тәүлек буе кайнар линия эшли.