В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе атнада, 17-нче июль көнне, мобиль пункт Идел буе районының Салмачы бистәсенә юл тотачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Бүген Идел буе районының Отар бистәсенә этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пункты чыкты. Җирле халыкка ветеринария хезмәтләренең тулы комплексы күрсәтелде: медосмотр, стерильләштерү, вакцинацияләү, ветеринария паспортын рәсмиләштерү, шулай ук чип урнаштыру яки колакка тамга салу.
Теләүчеләр иртәдән үк Калинин урамы, 60а адресы буенча урнашкан мәдәният йорты янына килде. Мобиль пункт хайваннарны 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул итте, һәм бу вакыт эчендә белгечләргә килергә теләүчеләр булып торды.
Киләсе атнада, 17-нче июль көнне, мобиль пункт эшен Идел буе районының Салмачы бистәсендә дәвам итәчәк, 24-нче июльдә ул Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче августта Совет районының Константиновка бистәсенә чыгачак. Чыгу графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, этләрне вакцинацияләүнең һәм стерильләштерүнең мобиль пункты Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча төзелде. Белгечләрнең беренче чыгышы узган шимбәдә, 3-нче июль көнне, Совет районының Вознесение бистәсенә булды. Ул вакытта 15 эт котыру авыруына каршы вакцинацияләнде, тагын 4-се стерильләштерелде.