Чималны җыю эшләре торак массивның 6 мобиль пунктында оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). «Җанлы Идел. Безнең белән йортларны бүлеш» экологик акциясе дәвамында Константиновка поселогында яшәүче 50 кеше 200 килограммнан артык икенчел чимал тапшырган.
Чималны җыю эшләре торак массивның 6 мобиль пунктында оештырылган. Шәһәрлеләр гаиләләре белән макулатура, иске техника, каты һәм йомшак пластик, шешә капкачлары һәм кием-салым тапшырдылар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татарстан башкаласы 15-нче июньгә кадәр уза торган «Җанлы Идел - 2020» бөтенроссия конкурсына кушылды. Казанлылар «Чүпне бергәләшеп җиңик» номинациясендә катнаша һәм үз йортларында яшәүчеләр өчен чүп җыю эшен оештыра алган. Иң яшь катнашучылар призлар алдылар. Конкурс Идел буеның дүрт шәһәрендә - Казан, Самара, Түбән Новгород һәм Волгоградта уза.