В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер адреслар буенча урнашкан йортларда су басымының кимүе ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). 4-нче июнь көнне Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда тәүлеккә якын су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу Октябрь урамындагы күп фатирлы торак йортның суүткәргечләрен тоташтыру эшләре белән бәйле.
Шулай итеп, су бирү 4-нче июнь 9:00 сәгатьтән 5-нче июнь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак: Воровский урамы, 1, 3, 3а, 3/1, 3/2, 4, 5, 5 1-нче һәм 2-нче корпуслар; 7, 9а, 67а, 67а, б, 67а 1-нче корпус, 83, 83а, б, 114, Гагарин урамы, 2/91, 2а, 4, 4а, 6, 6а, 8 (инженерлык лицее), 8а, 10, 10а, 10а, 12, 12а, б, Короленко урамы,91/2, 93, 93а, 95, 97, 97а, 99, 99а, 101, 103, 105, 107, 109, 111, 113, Октябрь урамы, 16, 16а, 18, 20, 22, 24, 26, 28, 30, 32, 34, 36, 38 (кунакханә), 38/1, 38а, 40, 42, 44, 46, 48, 50.
Шул ук вакытта түбәндә күрсәтелгән йортларда су басымы кимергә мөмкин: Воровский урамы, 9-15-нче номерлы йортларда, Восстание урамы, 2-26-нчы номерлы йортларның җөп номерлары, Гагарин урамы, 14-22-нче номерлы йортларның җөп номерлары, 59-81/23-нче номерлы йортларның так номерлары, Короленко урамы, 54, 56, 56а, 58а, 58а (1-нче корпус) номерлы йортларның җөп номерлары, 81-89 номерлы йортларның так номерлары, Октябрь урамындагы 4-14/73-нче йортларның җөп номерлары, 1-27-нче номерлы йортларның так номерлары, Ибраһимов урамындагы 1-29-нчы йортларның так номерлары.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.