Бу җәмәгать үзәге бинасын суүткәргеч челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). 10-нчы сентябрь көнне Казанның Совет районындагы берничә йортында вакытлыча су белән тәэмин итүне туктатачаклар. Бу җәмәгать үзәге бинасын суүткәргеч челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.
9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр су Ваһапов урамы, 4, 4а, 6, 12, 14, 16, 18, 20 адреслары буенча булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.